2016 елның 28 нче ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Әнилэр көне уңаеннан оештырылучы чарага баруның инициаторы һәм озата баручысы булды. Әлеге чарага инвалид һәм ятим бала тәрбияләүче 10 ана чакырылган иде.
Республиканың “Наз” хәйрия фонды әниләрне котлар өчен бәйрәм чәй табыны оештырган иде. Чәй өстәле артында чын күнелдән әңгәмә оештырылды, һәр әни үз тормышы һәм балалары турында сөйләде, фондның оешу тарихы турында танышты.