Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Дорогою добра" волонтерлар төркеме белән берлектә #Юмарт сишәмбе акциясендә катнашты.
Акция кысаларында волонтерлар авыр чирләр белә авырган балаларга адреслы ярдәм күрсәтүне сорап буклетлар таратты. Шулай ук гражданнарга Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар карамагындагы балаларга музыка кораллар җыю буенча акциядә катнашырга тәкъдим ителде.