Апас "Рассвет" үзәге белгечләре янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча масштаблы эшләр алып бара

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Апас "Рассвет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә янгын куркынычсызлыгын кисәтүгә зур игътибар бирелә.

2016 елның гыйнвар аенда "Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә янгын сүндерү буенча профилактика" программасы эшләнде һәм расланды. Программаның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарның социаль дәрәҗәсен күтәрү торды.

Әлеге программа кысаларында Апас районында яшәүче ике меңнән артык ялгыз гражданнарның мөхитен тикшерү эшләре алып барылды.

Моннан тыш, социаль хезмәт алучы 118 гражданның йортында янгын сүндерү датчиклары урнаштырылды. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International