Арча сәнгать мәктәбе базасында интерактив укыту тренингы узды. Әлеге чараның оештыручысы булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы торды.
Тренингтта өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт җитәкчеләре, республиканың муниципаль район волонтерлар лидерлары катнашты. Өлкәннәр һәм инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү буенча волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсе белән Мәскәү "Картлык-шатлык" хәйрия фонды уртаклашты.