Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кукла-травница ясау буенча мастер-класс үтте. Интернат-йорт белгечләре җитәкчелегендә интернат-йорт карамыгындагылар славян халкы тарихы белән танышты.
Мастер-класс ахырында чәй табыны оештырылды. Биредә әби-бабайлар үз кичерешләре белән уртаклашты, тормышы турында сөйләде.