Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья спидка каршы көрәш көне уңаеннан мәгълүмат сәгате узды.
Чарада балалар хастәханәсе табиб-инфекционисты, балалар һәм приют белгечләре катнашты. Дәрес барышында балалар авыруның тарихы, вирусның йогу ысуллары турында белде һәм аннан саклану кагыйдәләре белән таншты.