Арча “Мәрхәмәтлек” комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып кайтты

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 1 нче декабрендә “Мәрхәмәтлек үзәгенең” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгечләре “Игелекле эшләр” кысаларында волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар.

Волонтерлар балалар белән уйнаган арада, аларга әкиятләр укыды, психолог әниләр белән мини-тренинг үткәрде. Белгечләр фикеренчә, мондый очрашулар волонтерлар һәм балаларның үзләре өчен дә бик мөһим. Волонтерның аралашуы - аерым психологик мәгънәгә ия булган, “үзенчәлекле” бала тәрбияләүче гаиләгә яңа белемнәр һәм шатлык хисләре алып килә. Әти - әниләр волонтерларга зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International