"Наз" социаль-тернәкләндерү үзәгендә шигырьләр конкурсы узды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Әниләр көне уңаеннан 29 ноябрьдә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Бу күзләрдән дә ягымлырак берни юк” исеме астында шигырь конкурсы уздырылды.

Әниләр көне иң кирәкле, иң ягымлы бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бигрәк тә шушы көнне кадерле кешеләребезне котларга, ягымлы сүзләр аша булса да яратуыбызны белдерергэ тиешбез.

Үзәктә тернәкләнү узучылар да әниләргә багышланган, үзләре язган шигырьләре белән таныштырды. Чара ахырында ана кадере турында әңгәмә дә булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International