Яр Чаллы "Изгелек" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы чара узды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

1 нче декабрь көнне Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы һәм Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән Линар кызы белән берлектә “Көчле рухлы кешеләр” дигән кичә үткәрде.

Чарада мөмкинлекләре чикләнгән 29 кеше катнашты.

Кичәнең максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятькә яраклашырга өйрәтү, авыр тормыш очракларына бирешмичә, үз мөмкинлекләреңнән дөрес һәм урынлы куллану белү серләренә төшендерү торды.  Биредә катнашучылар танылган шәхесләрнең тарихы белән танышты, үзләренә үрнәк алырдай, көч бирүче кешеләрнең биографияләрен тирәнтен өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International