Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар белән карыйлар.
Учреждение педагоглары сүзләренчә гөлләр артыннан карау балаларда эшчәнлек күнекмәсен үстерергә ярдәм итә. Чара барышында балалар үсемлекләрнең үрчү тәртибе турында белде, алар артыннан карарга һәм су сибергә өйрәнде.