Буада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы узды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен декабрьненең беренче ункөнендә Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза.

Бу көнне дәүләт социаль хезмәтләр төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре уткәрә. Шулай итеп Буа районында 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар өчен түләүсез чәчтараш хезмәте (чәч кистерү) күрсәтеләчәк. Шулай ук 2, 3, 4, 9, 10 декабрь көннәрендә (җомга, якшәмбе – хатын-кызлар, шимбә – ир-егетләр) шикәр заводы мунчасында түләүсез юыну мөмкинлеге тудырылачак.

Инвалидлар көне кысаларында 1 декабрь көнне Буа районы мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тантаналы рәвештә чара узды. Монда 190 балага тәм-том ашамлыклар җыелмалары тапшырылды. Балаларны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н.Садретдинова котлады.       

Бәйрәм концертыннан соң балалар өчен “Мөмкинлекләр дөньясында” дип аталган сәнгать төрләре буенча оештырылган мастер -класс үткәрелде. Чарада балаларга оригами, кәгазь, пластилин, табигать материаллары, төрле төстәге җепләр белән эшләү мөмкинлеге бирелде. Мастер- классны оештыруда мәдәният бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге, 1нче номерлы мәдәният мәктәбе, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре катнашты.

Мондый очрашулар балаларны яңалыкка, бер-берсе белән аралышырга, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International