ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Шушы көннәрдә Республика башкаласында “Ихлас Казан” I ачык форумы узды.

 

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Бөгелмә драма театрында "Йрәктән йөрәккә" Х мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат фестивале узды.

 

Арча “Мәрхәмәтлек” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкатъ туташлары инвалидлар декадасы кысаларында “Дарудан башка - нык сәламәтлек” дип исемләнгән акция оештырды. Социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәре өчен “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Үләнле чәй дәвасы”, “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”  темаларына әңгәмәләр үткәрелде.

 

Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан  2016 нчы елның  1 нче декабрендә  Яр Чаллы “Изгелек” мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү   үзәге белгечләре инвалидлар өчен “Бронза гасырыннан – безнең  чорга кадәр” дип исемләнгән  туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. Музейга мөмкинлекләре чикләнгән  10 кеше барды.

 

Шушы көннәрдә "Альтернатива" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Бөтендөнья спидка каршы көрәш көненә багышланган чара үткәрде.

 

Тиздән Россиядә медицина һәм социаль яклау, йөк техникасы белән хезмәт күрсәтү, металлическая кровля өлкәсендәге профессионаллар барлыкка киләчәк. Россиядән бик күп экспертлар Швециягә EuroSkills эшче һөнәре чемпионатына барды. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне узган пресс-конференциядә WorldSkills Russia хәрәкәте президенты Роберт Уразов хәбәр итте.

 

 

Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Марина Михайлова һәм Джамиля Сәхапова Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үткәрде. Чарада үзәк карамагындагы инвалидлар чакырылган иде.

 

"Ромашка" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ведомствоара учетта торучы " ата-аналар өчен махсус чара оештырды.

 

1 декабрьдә Республикада Инвалидлар декадасы  башланып китте. Җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге чара мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның язмышы, яшәү көнкүреше хакында, аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотып, тагын да күбрәк  ярдәм итү турында уйланырга  мәҗбүр итте.

 

Азнакай районында уздырылган инвалидлар декадасы зур вакыйга белән – Азнакай шәһәренең медико-социаль экспертиза бюросы ачылу тантанасы белән башланып китте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International