Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Марина Михайлова һәм Джамиля Сәхапова Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үткәрде. Чарада үзәк карамагындагы инвалидлар чакырылган иде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәм бик үзенчәлекле һәм күңелле узды. Биредә катнашучылар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.
Чара ахырында үзәк карамагындагыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.