Министрлык карамагындагы учреждениеләр “Ихлас Казан” I ачык форумында катнашты

2016 елның 2 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Республика башкаласында “Ихлас Казан” I ачык форумы узды.

Әлеге форумда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлык карамагындагы учреждениеләр дә актив катнашты. Шулар арасында Казан халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Казан "Апрель" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Югары Ослан "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Балтач "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм башкалар катнашты.

Ике көн дәвамында модераторлар форумда катнашучылар һәм кунакларны хәйрия эшчәнлеге технологиясе, хәйрия эшенең үсеш перспективалары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International