Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру буенча фикер алыштылар

2016 елның 2 декабре, җомга

Азнакай районында уздырылган инвалидлар декадасы зур вакыйга белән – Азнакай шәһәренең медико-социаль экспертиза бюросы ачылу тантанасы белән башланып китте.

Әлеге тантаналы чарада төп бюроның җитәкчесе медик-социаль экспертиза буенча баш эксперт Низамов Р.Х., учреждение эшчәнлегенең гомуми сораулар буенча җитәкчесе урынбасары Алишева С.Н., Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкиле Сабурская С.Х., ТР инвалидлар оешмасы рәисе Ганибаев Р.Ш., РТ Региональ ветераннар оешмасы рәисе, РТ граҗданлык җәмгыяте институтларының үсеше буенча иҗтимагый палата комиссия әгъзасы Иштиряков Х.Г., РТ “Россия пенсионерлар союзы”ннан Мишина Л.Н., Татарстан Республикасы Региональ штабы әгъзасы Фаткуллин А.А., инвалидларның гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Региональ оешмасы председателе Федорин В.А., Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында оештырылган иҗтимагый советы рәисе Махмутов Ч.У. Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының Татарстан Республикасы оешмалары рәисе Хуснутдинова А.Н., Медицина эшчәнлеге һәм стандарты контроле идарәсе җитәкчесе Лысенко Г.В. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шамсутдинов А.Х. катнашты.

Шулай ук, 2016 елның 1 декабрендә Азнакайда   Федераль казна учреждениесе  “Татарстан Республикасының Төп медик-социаль экспертиза бюросы” каршысында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә утырышы узды.

Утырышта сәламәтлеге чикләнгән граҗданнарны эшкэ урнаштыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International