Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чара узды

2016 елның 2 декабре, җомга

Арча “Мәрхәмәтлек” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкатъ туташлары инвалидлар декадасы кысаларында “Дарудан башка - нык сәламәтлек” дип исемләнгән акция оештырды. Социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәре өчен “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Үләнле чәй дәвасы”, “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”  темаларына әңгәмәләр үткәрелде.

Шәфкатъ туташлары озак яшәү серләре хакында һәм сәламәтлекне, күңел күтәренкелеген саклау, вакытыннан алда картаймас өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында киңәшләр бирде. Үзәк белгечләре дөрес туклану, хезмәт, йокы һәм ял сәгатъләрен дөрес итеп бүлү сәламәт яшәүнең төп сере икәнен исбатлады.

Шулай ук, чара барышында өлкәннәр үзләрен борчыган сорауларына җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International