Кукмара "Тылсым" үзәгендә ата-аналар өчен махсус чара оештырылды

2016 елның 2 декабре, җомга

Шушы көннәрдә "Альтернатива" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Бөтендөнья спидка каршы көрәш көненә багышланган чара үткәрде.

Әлеге чарада үзәк район хастаханәсенең нарколог-табибы чыгыш ясады. Чараның төп максаты булып ВИЧ һәм СПИД проблемасын күтәрү торды.

Очрашу ахырында катнашучыларга буклетлар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International