Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан 2016 нчы елның 1 нче декабрендә Яр Чаллы “Изгелек” мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре инвалидлар өчен “Бронза гасырыннан – безнең чорга кадәр” дип исемләнгән туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. Музейга мөмкинлекләре чикләнгән 10 кеше барды.
Әлеге чараның максаты булып инвалиларны Ватанга һәм үз тарихына багышланган экспозицияләр, туган як мәдәнияте, табигате, милли-гореф гадәтләре белән таныштыру торды.
Музейдагы экспозицияләр белән танышып чыкканнан соң, инвалидлар әби-бабайларының тормышын искә алып, фикер алыштылар. Оештырылган экскурсия өчен катнашучылар рәхмәт сүзләре җиткерде.