Арчада Инвалидлар декадасы старт алды

2016 елның 2 декабре, җомга

1 декабрьдә Республикада Инвалидлар декадасы  башланып китте. Җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге чара мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның язмышы, яшәү көнкүреше хакында, аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотып, тагын да күбрәк  ярдәм итү турында уйланырга  мәҗбүр итте.

Әлеге декада Арча районында да булып узды. Мәдәният йортында узган очрашуга иң актив оешмаларның рәисләре, эшләүче һәм эшләмәүче инвалидлар, инвалид балаларның әти-әниләре,  мөмкинлекләре чикләнгәннәргә социаль ярдәм күрсәтү оешма җитәкчеләре килгән иде.

“Саяра” Иске Ашыт халык театры тарафыннан куелган Т.Гарипованың “Китмәгез торналар” драмасы халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтте. Һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International