ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәп яшендәге балалар белән сыйныф сәгате узды.

 

Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан 2016 елның  7 нче декабрендә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә халыкны эшкә урнаштыру үзәге вәкиле Шабалина Г.К. белән мәгълүмәти очрашу булып узды.

 

Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Биредә мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм барлык теләүчеләр катнашты.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар оештырылды.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында Апас "Рассвет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә шахмат-шашка турниры оештырды. Ярышта физик мөмкинлекләре чикләнгән 27 граждан катнашты.

 

Түбән Кенә авылында  яшәүче Сафина Мөбәширә Әсхадулла  кызына 6 ноябрь көнне 90 яшь тулды. 

 

Бүген IT-парк базасында "Беркайчан да бирешмә!" дип исемләнгән мотивацион чыгыш узачак. Әлеге чараны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Ксения Безуглова алып барачак. Чара сәгать 15.00тә башланачак.

 

Шушы көннәрдә Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитетында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Инвалидлар Декадасы уңаеннан чираттагы чара оештырды.

 

Шушы көннәрдә "Өмет Яры" , халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре, Яр Чаллы Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең белгечләре, Менделеевск янгынга каршы күзәтүчелек дәүләт идарәсе белән берлектә күп балалы гаиләләр буенча рейдлар уздырды.

 

Инвалидлар Декадасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекге белгечләре төркемле дәрес үткәрде. Чара барышында социаль патронажда торучы балалар ялгыз яшәүче инвалидлар өчен тозлы камырдан сувенирлар ясады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International