Инвалидлар Декадасы кысаларында Апас "Рассвет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә шахмат-шашка турниры оештырды. Ярышта физик мөмкинлекләре чикләнгән 27 граждан катнашты.
Чараның максаты булып инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәдәни ял сәгате оештыру торды.
Бүлек мөдире Ләйсән Гайфетдинова сүзләренчә, актив катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.