Инвалидлар Декадасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекге белгечләре төркемле дәрес үткәрде. Чара барышында социаль патронажда торучы балалар ялгыз яшәүче инвалидлар өчен тозлы камырдан сувенирлар ясады.
Балалар камыр басып, төрле формалар ярдәмендә яңа ел чыршысы һәм Кыш Бабай фигуралары ясады.
Дәрес ахырында үзәк карамагындагыларга иганәчеләр татлы бүләкләр тапшырды.