Шушы көннәрдә Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитетында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Инвалидлар Декадасы уңаеннан чираттагы чара оештырды.
Чарада төрле бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре, инвалидлар катнашты. Шулай ук залда социаль хезмәткәрләр дә бар иде.
Очрашу барышында гражданнар инвалидлар өчен салым түләү буенча ташламалар, субсидияләр күләме, пособие түләү шартлары турында сораулар бирде.