"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрелде

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан 2016 елның  7 нче декабрендә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә халыкны эшкә урнаштыру үзәге вәкиле Шабалина Г.К. белән мәгълүмәти очрашу булып узды.

Очрашу вакытында  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру, эш урыннары булдыру, эш табуда юридик ярдәм күрсәтү сораулары каралды.

Чара ахырында  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International