Лаеш тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар оештырылды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар оештырылды.

Көннең беренче яртысында балалар Лаеш техник-икътисад техникумында булып кайтты. Биредә балалар әлеге учреждениедә булган һөнәрләр белән танышты.

Көннең икенче яртысында исә, инвалид балалар өчен Лаеш халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Филиппова белән очрашу-консультация оештырылды. Чарада катнашучылар белем алу мөмкинлекләре, ихтыяҗы зур булган һөнәрләр һәм инвалидлар өчен тәкъдим ителә торган вакансияләр турында белде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International