Әлмәттә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 48 инвалид катнашты

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Биредә мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм барлык теләүчеләр катнашты.

Ярминкәдә 7 предприятие һәм оешманың түбәндәге кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: "Ринпо" ҖЧҖ, "Әлмәт машина төзү заводы" ҖЧҖ, "Баулюкс" ҖЧҖ, "Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәге", "Алсу" ҖЧҖ, һәм башкалар.

Барлыгы эш бирүчеләр 104 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

Ярминкәдә 108 кеше булды, шул исәптән 48 инвалид. 8 гражданга алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International