Бөек Ватан сугышы тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кенә авылында  яшәүче Сафина Мөбәширә Әсхадулла  кызына 6 ноябрь көнне 90 яшь тулды. 

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зиатдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International