Инвалидлар декадасы кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Радуга" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә өйдә социаль хезмәт алучы Анна Кушникова янына бардылар.
Каенсар авылында яшәүче Гыйлмуллина Гыйлембану Нигъмәтҗан кызына 10 нчы декабрь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, җаваплылыгы чикләнгән «Тукай» җәмгыяте директоры Рамил Мөхәммәтгалиев юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Инвалидлар декадасы кысаларында 9нчы декабрьдә ата-аналар өчен Ачык ишекләр көне узды.
“Шатлык” приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Изгелек дөньяны коткара” исемле әңгәмә инвалидлар декадасы белән тәмамланды.
Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.
Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлназ Шәвәлиева "М. И. Г." Отряды волонтерлары Альмира Нуриева һәм Сабина Сафиуллина белән берлектә акция үткәрде. Әлеге акция кысаларында оештыручылар инвалид балалар янында булып кайтты.
Инвалид хатын-кызлар арасында үтүче «Татарстан энҗеләре» III Республика бәйгесендә җиңүче булып 19 яшьлек Чаллы кызы Вероника Лазарева танылды.
14 декабрь көнне Казан шәһәренең Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне узачак. Чарада "Кулонэнергомаш" АҖ һәм КПАТП № 9 ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.
Бүген Ватан Геройлары Көне уңаеннан Совет районы Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Хамзина һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Наталия Китанина Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновны котладылар. Алар Хезмәт Героена ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшиннан бүләкләр тапшырды.