Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Инвалидлар декадасы кысаларында 9нчы декабрьдә ата-аналар өчен Ачык ишекләр көне узды.
Әлеге чара кысаларында үзәк буенча экскурсия оештырылды, балалар ясаган рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәсе үткәрелде. Ата-аналар яңа технологияләр, методикалар белән танышты.