Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлназ Шәвәлиева "М. И. Г." Отряды волонтерлары Альмира Нуриева һәм Сабина Сафиуллина белән берлектә акция үткәрде. Әлеге акция кысаларында оештыручылар инвалид балалар янында булып кайтты.
Чараның максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү торды.
Чара ахырында волонтерлар балаларга үз куллары белән ясаган чәчәк букетлары тапшырды.