Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада җиде предприятие катнашты. Эшсез гражданнарга каравылчы, кондитер, элемтә операторы, укытучы, педагог-психолог, һәм башка һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 32 кеше булды. Чара йомгаклары буенча алга таба эшкә урнашу өчен 14 юллама бирелде. 10 кеше "Алабуга Укупрпласт" ҖЧҖнә эшкә урнашты.