Инвалид хатын-кызлар арасында үтүче «Татарстан энҗеләре» III Республика бәйгесендә җиңүче булып 19 яшьлек Чаллы кызы Вероника Лазарева танылды.
Бәйгенең финалы һәм гала-концерты бүген Казан дәүләт «Әкият» курчак театрында узды. Номинантлар арасында Казан, Алабуга, Чистай, Чаллы шәһәрләреннән һәм Кама Тамагы, Байлар Сабасы районнарыннан бар иде.
Бәйге җиңүчесе булган Вероника Лазареваның тумыштан кул-аяклары сәламәт түгел. Ул синтезаторда кул протезлары белән уйнап, «Титаник» фильмындагы җырны инглиз телендә башкарды.