Каенсар авылында яшәүче Гыйлмуллина Гыйлембану Нигъмәтҗан кызына 10 нчы декабрь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, җаваплылыгы чикләнгән «Тукай» җәмгыяте директоры Рамил Мөхәммәтгалиев юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Юбилярга Президент Путинның котлау открыткасы, Балтач муниципаль район башлыгыннан, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырылды.