Казанда Эш бирүче көне узачак

2016 елның 9 декабре, җомга

14 декабрь көнне Казан шәһәренең Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне узачак. Чарада "Кулонэнергомаш" АҖ һәм КПАТП № 9 ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.

Эшсез гражданнарга сатулар буенча менеджер, баш конструктор, инженер-конструктор, җыештыручы, урам себерүче, автоэлектрик, автобус йөртүче һәм автомобильләр ремонтлау буенча слесарь һәм башка белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә сәгать 09:00 Казан ш., Журналистлар ур., 13 адресы буенча узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International