Инвалидлар декадасы кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Радуга" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә өйдә социаль хезмәт алучы Анна Кушникова янына бардылар.
Балалар ханымга төрле шигырьләр һәм күңелле җырлар әзерләп килгән. Үзәк белгечләре сүзләренчә Анна Кушникова гомере буе мәктәптә эшләгән, кечкенә кунакларны күрүгә аеручы шат булган.