Түбән Кама социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Әкият” курчак театрында булып кайтты

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Әкият" татар дәүләт курчак театрында Яңа ел кичәсендә булып кайтты.

Программа кысаларында укучылар Яңа ел тамашасы карады, чыршы тирәсендә әйләнә-бәйлән уйнады, җырлар җырлады. Аннары нәни тамашачылар игътибарына танылган язучы Ганс Христиан Андерсен әкияте тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International