Шушы көннәрдә Чистай психоневрологик интернаты карамагындагылар шәһәркүләм "Джакколо" өстәл уены ярышында катнашты.
Шулай итеп, ярыш барышында интернат карамагындагылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ир-атлар арасында Марат Нәбиев 1 урын, Юрий Куликов 2 урынга лаек булды. Хатын-кызлар арасында исә 1 урын Гөлнара Фәйзуллина, 3 урынны Әлфия Файзуллина яулады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.