Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Елена Голованова һәм "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илиза Чернышева Мәскәүдә узган " Россиядә Социаль сәясәт 2030: социаль партнерлык стратегиясе" VI социаль форумында катнашты.
Социаль форум – социаль сәясәтнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Россиядә зур мәйданчыкларның берсе булып тора. Быел форумны РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец ачып җибәрде.
Биредә шулай ук, "Ярдәм-2016" конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды. Тантана кысаларында, төбәкләр, коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы проектлары бүләкләнде.