20 Әлмәт гаиләсе тормышында шатлыклы вакыйгасын билгеләп узды. Алар уңайлыклары булган фатирлар ачкычларына ия булды. Фатирга ия булучылар – физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, күп балалы гаиләләр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм янгыннан зыян күргән гаиләләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге вакыйга шәһәрдә узучы Инвлидлар декадасы кысаларында билгеләп үтелде.
Ачкычларны тапшыру тантаналы рәвештә Яшьләр үзәгендә узды. Биредә шулай ук, концерт программасы да күрсәтелде.