Янгын куркынычсызлыгы эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес башында белгечләр балалар белән утның кеше тормышындагы роле турында әңгәмә корды, чыршы һәм электрогирлянданың тиешленчә урнаштырылуы турында сөйләде. Шулай ук укучыларга петарда һәм фейерверклар җибәрү кагыйдәләрен аңлаттылар.