Түбән Кама "Балкыш" социаль приютында яңа ел кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды

2016 елның 16 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы мастер-класс узды. Бу юлы иҗади дәреснең темасы Яңа ел белән бәйле иде.

Тәрбияче Рәисә Алпыспаева балаларга тозлы камыр эшләнмәләре тарихы турында сөйләде. Шулай ук, балалар презентация карады, мастер-класста катнашты, тозлы камырдан сувенирлар ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International