Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрә

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

"Киләчәккә билет" пилот проектын тормышка ашыруның дәвамы буларак Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Юлдуз урта гомуми белем мәктәбендә булып кайтты. Әлеге сәфәрнең максаты булып 8, 9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрү торды.

Чара барышында үзәк белгече мәктәп укучыларына хезмәт базарындагы хәл турында сөйләде, бүгенге көндә ихтыяҗы зур булган эшче белгечлекләре турында видеороликлар күрсәтте. Аннары яшүсмерләр кирәкле профессия билгеләү өчен тест язды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International