Бөек Ватан сугышы тыл ветеранын юбилее белән котладылар

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Смәел авылында яшәүче  Минсылу Нәби  кызы Нәбиевага 13 нче гыйнвар  көнне 90 яшь тулды.

Шул уңайдан, Балтач муниципаль район башлыгы  Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина,  Смәел авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлзидә Зәкиуллина, җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыяте баш икътисадчысы Розалия Фазылҗанова, “Татарстан почтасы” җитәкчесе Гали Фәйзрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Шулай ук, юбилярга Президент  В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан  бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International