"Балкыш" приюты карамагындагы шәһәркүләм рәсемнәр конкурсында җиңде

2017 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы Антон Мельников шәһәркүләм рәсемнәр конкурсында җиңүче булды.

Тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова сүзләренчә, «Нижнекамское время» газетасы оештырган конкурста 6дан 14 яшькә кадәрге балалар катнашты.

Конкурсның төп таләпләре булып 2017 елның кабатланмас символын сурәтләү торды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Антонга диплом һәм зур уенчык аю бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International