"Социаль туризм" технологиясен тормышка ашыру кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре пенсия яшендәгеләр һәм инвалидлар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Физкультура инструкторы Ольга Михайлова сүзләренчә, экскурсантларны барыннан да күбрәк бертуган Комаровлар йортының экспонатлары кызыксындырды.
Чара ахырында катнашучылар оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.