Кышкы каникуллар вакытында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бала хокукларын яклау буенча белгеч Екатерина Аксенова булып кайтты. Волонтерлар белән берлектә белгеч чыршы уенчыклары ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрде.
Чара барышында волонтерлар приютта тәрбияләнүчеләрне эшнең бурычы һәм максаты белән таныштырды, кирәкле материаллар таратты һәм һәр бала белән шәхсән уенчыкларны ясады.