Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча төркемле дәрес оештырды.
Чарада Чувашско-Кищаковский урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.
Дәреснең төп максаты булып яшүсмерләргә наркотикларның кеше организмына зыян китерүе, сәламәтлек кыйммәтен актуальләштерү турында мәгълүмат җиткерү торды.
Чара барышында укучылар мини-лекция тыңлады, дискуссия, уен, күнегүләрдә катнашты.