ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Дәүләт хезмәтләре ярминкәсе” дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды.

 

"Өй бәйрәме" технологиясе кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Николай Дмитриевның өендә мини-концерт оештырды.

 

 

Шушы көннәрдә «Шатлык» приютында мәктәп яшендәге балалар белән  «Безнең ватаныбыз Татарстан» дип исемләнгән уен- викторинасы булып узды.

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең шәфкать туташы “Тормыш көзе” дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде.

 

Шушы көннәрдә Минзәлә “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Кудряшова социаль адаптациядә авырлык кичергән гаиләләрдәге балалар белән психологик дәрес үткәрде.

 

"Арле-кино" клубының эшчәнлеге кысаларында Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Инга Садовникова Ленинградның фашистлар блокадасыннан азат ителү көненә багышланган чара үткәрде.

 

Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре Рәмзия Гайнетдин кызы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән “Бию-безнең тормышыбыз” дигән темага кызыксындыру чарасы үткәрде.     

 

Кичә Студентлар көнендә Яңа Чишмә “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге белгечләре Алексеевск аграр көллиятенең филиалында булды.

 


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 24 нче гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 594 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 445 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,71% күрсәткечендә саклана.

 

2017 нчы елның 24 нче гыйнвар көненә ЯрЧаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1768 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 77 кешегә күбрәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International