Шушы көннәрдә «Шатлык» приютында мәктәп яшендәге балалар белән «Безнең ватаныбыз Татарстан» дип исемләнгән уен- викторинасы булып узды.
Әлеге чараның максат булып туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, тарих белән таныштыру торды.
Викторина вакытында балалар үзләренең активлыгын, иҗади сәләтен күрсәтте. Шулай ук, катнашучылар сорауларга җавап бирде, биремнәрне үтәде.