Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2017 нчы елның 24 нче гыйнвар көненә ЯрЧаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1768 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 77 кешегә күбрәк.

Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланы, Чистай һәм Менделеевскта эшсезләр саны артты. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1129, 694, 430, 287, 235 һәм 99 эшсез граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International